Әлки районы Карга авылы янындагы авариядә кеше һәлак булган
Бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә Карга авылы янында "Ока" һәм "Калина" машиналары бәрелешә.
"Ока" автомобиле йөртүчесе авыр җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак була. Һәлакәт "Ока"ның каршы хәрәкәт полосасына чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлый ЮХИДИ хезмәткәрләре. "Калина" йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.