60 млн акча урлаган инкассатор турында экстрасенс: “Аны үзенекеләр үтерергә мөмкин”
«Битва экстрасенсов» финалисткасы Алсу Газимзянова җинаятьчеләрнең бишәү булуын һәм аларның урлашуга 3 ай әзерләнүләрен әйтә.
Туганнары бу хакта берни дә белмәгән.
– Акчаларны күптән Татарстаннан читкә чыгарганнар, әмма әле алар Россиядә. Йөкне, мөгаен, фурада алып чыкканнардыр. Вакыйгада өч машина – ике җиңел, тагын “Газель”, я минивэн кулланылган булырга тиеш. Җинаятьчеләрне табачаклар, ләкин барысын да түгел. Берсенең мәете генә табылыр, мөгаен, – дип саный Алсу. – Әле җинаятьчеләр исән. Ил буенча алар бергәләп хәрәкәт итми, бүленеп йөри.
Алсу әлеге җинаятьнең 3 ай эчендә ачылачагын фаразлый. Якын көннәрдә яңа мәгълүмат билгеле булачак һәм шуның аша каракларның эзләренә төшәргә тиешләр икән.
– Игорь кылган гамәле өчен бик борчыла һәм бирелергә тели кебек тоела. Аның фотосыннан төшенкелек энергиясе тоям. Ул бу эштә башкаручы гына, оештыручы түгел. Аны үзенекеләр үтерергә мөмкин, – ди Алсу.