Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кибеттә алдасалар нишләргә?

Кибеттә азык-төлек яисә башка әйбернең бәясе кассадагы бәя белән туры килмәгәндә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?


Сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирә:

– Иң беренче эш итеп, администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып бирергә кирәк. Бу хакта сезгә: «Товар әле генә килде һәм кибет хезмәткәрләре иске бәяләрне яңасына алыштырырга өлгермәгән», дип аңлатырга маташырлар. Ышанмагыз! «Кулланучылар хокукы турында»гы закон буенча килгән товарның бәясе яңага үзвакытында, бернинди тоткарлыксыз алыштырылырга тиеш, дип ап-ачык язылган. 

РФ Гражданнар кодексында аңлатылганча, сатучы товарны киштәдә күрсәтелгән бәя белән сатарга бурычлы. Шунлыктан, бу турыда кибет  администраторына әйтеп, товарны киштәдә күрсәтелгән бәядән сатуларын таләп итегез.

Әгәр дә сезнең таләбегезне кире каксалар, шикаятьләр китабын алып, анда әлеге хәл турында язу калдырыгыз һәм кибет администрациясеннән ул шикаятькә язмача җавап бирүләрен таләп итегез. Сәүдә залыннан товарның бәясе язылган кәгазьне үзегез белән алып китә күрмәгез, юкса сезне урлауда гаепләячәкләр. Мөмкинлегегез булса, аны кәрәзле телефонга булса да, фотога төшереп алыгыз. Шуннан соң, кибеттән килгән җавап, үзегез ясаган фото белән тиешле органнарга мөрәҗәгать итегез.  

Кулланучы буларак, хокукларыгыз бозыла дип уйласагыз, мәгълүмат һәм консультация алу өчен, белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 нче йорт.

Телефоны: 5–19–72.

е-mail: Lensk@tatzpp.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus