Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида Ленинград блокадасын кичерүче яши

Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул дүрт тапкыр Татарстан Президенты белән очрашуга барган, соңгысында Президент Рөстәм Миңнеханов белән бер рәттә утырган ханым ул.


Быел җәй 78 яшен тутыручы Вера Вуколова турында язарга район һәм шәһәр ветераннар советыннан тәкъдим иттеләр.

–Ленинград блокадасы турында аңардан яхшырак сөйләүчене башка таба алмабыз, мөгаен. Ул узган ел Санкт–Петербургта да булып кайтты, – диделәр.

Язмам герое, чыннан да, бик актив, сөйләшергә яратучы кеше булып чыкты.

– 20 елдан артык «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» җәмгыятендә ветераннар советын җитәклим. Күп еллар район һәм шәһәр ветераннар советы әгъзасы булып торам, мактаулы ветераны да әле. Мәктәпкә укучылар белән очрашуга еш чакыралар. Аларга сугыш дәһшәте турында сөйлим, – ди Вера Борисовна очрашуларда, төрле чараларда төшкән фотоларын күрсәтеп.

Икенче бер өемдәгеләрне кулына алып:

– Менә монысы блокада вакытында бик күп кеше җирләнгән Ленинградның Пискаревск мемориаль зиратында төштек, бу Эрмитаж янында, тегесе төнге экскурсиядә, – дип узган ел Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган сәяхәт турында сөйләде. Алар үткән ел Татарстаннан бер төркем сугыш ветераны теплоходта унҗиде көнлек, унҗиде сугыш узган шәһәргә тукталуны үз эченә алган сәфәргә барган булган. Туып–үскән шәһәрендә булу аның күңел яраларын яңарткан.

Сугыш башланганда аңа 4 яшь кенә була әле. Әтисе сугышның беренче көннәрендә диярлек үк һәлак була. Гитлер Ленинград шәһәрен ачлык белән алырга уйлый. Моның өчен шәһәргә килүче тимер юл элемтәсен өзә, зур азык-төлек складын шартлата. Менә шуннан биредә коточкыч ачлык башлана, бик күпләр түзә алмый үлә, шул исәптән Вераның әнисе дә. Ул әбисе белән генә кала.

–Кечкенә булгангадыр инде, ул вакытлар исемдә калмаган диярлек. Әби карточка буенча ипи алырга киткәч, тәрәзәдән карап, аны көтеп утыруымны гына хәтерлим. Аның сөйләве буенча гына: мин шундый нык ябык булганмын, карточкага биргән икебезнең өлеш – 250 грамм ипине берничәгә бүлеп мине ашаткан.

Теманың дәвамын “Заман сулышы “газетының 28 гыйнвар санында укыгыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus