Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида Җәмит Рәхимовның 80 еллыгына багышланган кичә

“Туган җирнең тугры улы, тугры кызы” дип атала иде ул. Чөнки бүгенге көндә Җәмит ага башлаган эшне армый-талмый дәвам итүче тормыш иптәше Галия апа Рәхимовага да 80 яшь тулды.


Кичәгә администрация вәкилләре, Җәмит абыйны яхшы белүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары килгән иде. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Җәмит абый мирасының яшь буынга аң-белем бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Галия апага балаларга аң-белем бирүдә уңышлар теләде.

Фәйзи ага Хөснуллин Җәмит ага белән яхшы таныш булган.

– Иҗатында безнең якларда яшәгән халыкны чагылдырды. Аның һәр героеның прототибы бар, – диде. Ул – милләтпәрвәр кеше, язучы, тарихчы, журналист иде.

Нефть музее директоры Гөлгенә Җамалетдинова белән ул туган якны өйрәнү музеенда бергә эшләп алган булган. Рәмзия апа Габделхаковага шигърияткә юл күрсәткән. Ул Җәмит абый турында диплом эше дә яклаган булган, әлеге хезмәтен китапханәнең милли бүлегенә бүләк итте.

Кичәгә шулай ук Җәмит абыйның китапларыннан торган күргәзмә оештырылган иде. Туган якны өйрәнү музее да Җәмит абый турында бер почмак оештырган. Җәмит абыйны искә алдык, ә Галия апага исәнлек теләдек кичәдә.

– Күп язучыларның калган мирасын барлап торучылары булмый, ә Җәмит абыйның Галиясе бар, – диде шагыйрь Таһир Шәмсуаров. Күп еллар элек Җәмит абый катнашында төшерелгән видеоязмалар күрсәтелде.  

Җәмит Рәхимовның 80 еллыгына багышланган кичәдән фотоларны сайтыбызның “Фотогалерея” бүлегеннән карый аласыз. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus