Лениногорскилылар “Авыл яшьләре” конкурсында катнашкан
Мәскәү шәһәрендә Интернет аша бөтенроссия күләмендә "Авыл яшьләре" дигән конкурс үткәрелде.
Ул берничә этаптан торды, һәм июль аеннан башлап декабергә кадәр дәвам итте.
Без, ягъни Түбән Чыршылы авылы яшьләре – “Перспективы развития туризма в наших краях” дигән проект белән катнаштык. Авылыбызның табигате, матур күренешләре булган урыннарын, фотоматериал ясап конкурска җибәрдек. Моның өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләндек, дип хәбәр итә Түбән Чыршылы авылыннан Нурия Хәйруллина.