Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җырчы якташыбыз Эльвира Хамматова төрмәдә булып кайтты

Хәлләр болайрак булган.

Җырчының әтисе бик бай кеше икән. Әнисе күптән бакыйлыкка күчкән. Аңа һәрдаим әтисе күз астында, аның тәрбиясендә үсәргә туры килгән. Көннәрдән бер көнне әтисе нотариус аша бар мөлкәтен Эльвирага яздыра һәм күп тә үтми, үлеп тә китә. Җырчы нишләргә дә белми. Бу кайгыны авыр кичерә. Әтисен юксына башлый. Тормышында мәхәббәтен очрата. Аның да ахыры матур тәмамланмый. Чөнки ул егетне кызның әтисен яратмаган эшмәкәрләр яллый. Дөресрәге, Эльвира белән әлеге егетне бергә кушып, байлыкка хуҗа булырга телиләр. Егет кеше кызның шампан шәрабына йоклата торган дару салып, документларга ялган кул куйдырта. Ул егетнең исеме – Руслан Вәлиев. Ахыр чиктә, җырчыны өеннән полиция хезмәткәрләре алып китеп, төрмәгә утырта. Байлык дип, Руслан белән аны яллаган “заказчик” атыша башлый. Ә кемнең исән калуын сез җырчының “Рәхмәт сиңа” исемле яңа клибында күрә алачаксыз. Әйе, бу яңа клипның сюжеты иде. Барлык идея Эльвира Хамматованыкы икән. Җырчы һаман да үз репертуарында. Чөнки аның күп клипларында мәхәббәт, моңсу вакыйгалар төсмере чагылган.

- Клип әлегә төшерелеп бетмәде. Әмма төрмәдәге кадрларны без инде төшердек. Тик кайсы төрмәдә төшерелгәне хакында мәгълүмат бирә алмыйм. Клипның башыннан ахырына кадәр мин шул төрмәдәге читлектә җырлыйм. Андагы атмосфера бик авыр. Ходай күрсәтмәсен. Шул ишегенең ачылуларына кадәр күңелгә шом сала. Төрмәдәге кадрларны бер алты сәгать кенә төшергәнбездер. Клип үзе Айдар Шәймәрданов җитәкчелегендәге “PIXEL” студиясендә төшерелде. Сюжет линиясе дә җиңелләрдән булмады. Чөнки ахырдан утырган читлекнең ишеге ачылып китә дә, мин инде... Анысын әйтмим... Клип экраннарга чыккач күрерсез, - диде Эльвира Хамматова.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/40812-elvira-hammatova-tөrmәdә-bulyip-kayttyi.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus