Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уңышларның асылында хезмәти әрсезлеге ята

Шушы көннәрдә генә Зур Мәшләк авылы фермасы коллективы хуҗалыкның алдынгы савымчысы Хәлисә Гәрәеваның 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов юбилярга муниципаль район башлыгы Илхам Валеевның Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Билгеле инде хезмәттәшләре дә аңа үзләренең эчкерсез тәбрикләүләрен җиткерделәр. Гомеренең күп өлешен Үзбәкстан якларында үткәрсә дә, биредә зур абруй казануына сокланмый мөмкин түгел аның. Илебездә тарихи үзгәрешләр булып узгач, гаиләләре белән алар районыбызның Зур Мәшләк авылына кайтып төпләнәләр. Ни дисәңдә, туган як үзенә тарта шул. Түбән Тегермәнлек авылында туып үскән Хәлисә биредә иң элек бозаулар карый. Беренче эш көненнән үк үзенә йөкләнгәнне яратып башкаруы, күңеле белән яшь малларның телен аңлавы хезмәтендә зур уңышлар алып килә аңа. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эшенең чын остасына әверелә. Үзе тәрбияләгән яшь малларның үлеме кими. Айдан-айга ул алардан югары артым алырга ирешә. Әлбәттә инде үзеңнән дә моның өчен зур тырышлык сорала. Үз эшен яратып, күңелен биреп башкаруын күргән җитәкчеләр аны савым сыерлары төркеменә күчерәләр. Бу яңа эш урынында аңа беренче чиратта хезмәттәшләре Илзирә Габдрахманова, Зоя Гладкова, Галина Краснова кебек оста савымчылар ярдәмгә килә. Кыска гына вакыт аралыгында, ул биредә дә үз хезмәтеннең остасына әйләнә. Хәлисә бүген үзенә беркетелгән 35 сыерның һәркайсыннан уртача тәүлегенә 16-17 шәр килограмм сөт алуга ирешә. Аның малларның телен аңлап, аларны карау, ашату технологиясен бозмыйча эшләүе  уңышларының төп нигезе булып тора.                             .
 
Идрис Аметов.
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus