Аксар тәкәсе “КаМаз-Мастер” командасына бүләк ителде
Кичә “Бигеш” аэропортында “Дакар-2015” җиңүчеләре “КаМаз-Мастер” командасын тантаналы каршы алу булды. Команда җитәкчесе Владимир Чагинның иңенә татар милли традициясе буенча көрәш батырларына бирелүче тәкәне зәйлеләр салды. “КаМаз-Мастер” командасы җиңгән очракта тапшырам дип, тәкәне районның Аксар авылыннан Газыйм Талипов махсус үстергән. Райондашыбыз инде озак еллар команданың җанатары икән, ул җиңүчеләргә булган хисләрен әнә шундый бүләк белән белдерде.