Лениногорскида авария
Бүген иртә белән Горький һәм Тукай урамнары кисешкән чатта юл һәлакәте булды.
“Mitsubishi Outlander” автомобилендә иярчен юлда хәрәкәт итүче хатын-кыз “Нива” автомобиленә үтеп китәргә юл бирми. Нәтиҗәдә, алар, ике машинага да зур зыян салып, бәрелешә.