Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәссам үз фатирында 194 куак киндер үстергән

Ул идәнгә 17 вентилятор урнаштырган, тәрәзәләрен фольга белән каплаган, үсемлек үрчетүне китаплардан өйрәнгән, көндәлек тә алып барган.

Ике бүлмәле фатирда 44 яшьлек ир-ат нарколаборатория оештырган. Интернеттан сатып алган 4 бөртек киндер орлыгыннан 194 куак үстерүгә ирешкән. Бу эш белән 2006 елдан башлап шөгыльләнгән рәссам киндердән марихуана табуның үз алымын да булдырган һәм аны сату юлларын да җайга салган.

Берничә ай дәвамында наркоконтроль хезмәткәрләре аны тоткарлау өчен фактлар туплаган, даими клиентлар чылбырын өйрәнгән. 2014 елның июнендә товар сатып, 10 мең сум акча алганда ул кулга алынган. Шул ук көнне аның фатирында уздырылган тикшерү киндернең залда, олы шкаф секцияләрендә үсүен күрсәткән. Рәссам үсемлекне үрчетү технологиясен китаплардан укып өйрәнгән.

Эчемлек әзерли торган лаборатория тәүлек әйләнәсенә эшләгән һәм һәр адымын ир махсус көндәлегенә теркәп барган. Рәссамның ярдәмчеләре булмаган, “бизнес”ны ул үзе генә җәелдергән.

Чаллыда яшәүче бу ир “өлгергән” киндерне киптереп, пакетларга тутырган, ә наркотикны урамда, машинада сата торган булган.

Тикшерү барышында аның фатирында әле кибәргә дә өлгермәгән 27 капчык үсемлек табып алынган. Аның авырлыгы 29620 гр. тәшкил итә. Моннан тыш, 9444,35 гр эчемлек үлчәргә дип әзерләнгән булган. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus