Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә түбәтәй киеп укыйлар

100 елга якын тарихы булган 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары түбәтәй киеп укый башлаган. Узган елны биредә татар сыйныфы ачканнар. Хәзер 25 бала саф татар телендә белем ала. 25 - "Әлмәт таңнары" өчен быел юбилейлы сан. Әлеге 25 бөртек укучының түбәтәй киеп укуын без дә күреп кайтырга булдык.
1 нче мәктәпнең тарихы данлыклы, матур. Элек-электән татар телле мәктәп булуы белән аерылып тора ул. Биредә хәзер дә туган телне саклап калуга, яшь буынның милли гореф-гадәтләрне белеп үсүенә зур өстенлек бирәләр. Шуны күздә тотып, узган елның сентябреннән би- редә татар сыйныфы ачканнар. Татар телендә укып, бер-берсе белән милли телдә аралашкан сыйныфлар анда моңарчы да бар иде барлыгын. Әмма яңа уку елында мәгариф ида-рәсе һәм ата-аналар белән сөй- ләшеп, мәктәп җитәкчелеге тулысынча татар сыйныфы җыярга уйлаган. Теләк белдерүчеләр шактый җыелган. Дөрес, әти-әниләрнең үтенече белән 1 А сыйныфы җитәкчесе Минүзә Солтанова математика һәм әйләнә-тирә мохит дәресләрен рус телендә алып бара икән. Чөнки 4 нче сыйныфны тәмамлагач, укучыларга әлеге фәннәрдән рус телендә имтихан бирәсе булачак. 
Мәктәптә бүген 44 сыйныф бар, шуларның 23 е татарныкы.  Укучыларның да күбесе татар балалары. Биредә укытучыларның гына түгел, ата-аналарның да тәрбия эшләренә зур ярдәм күрсәтүләрен, татар теленә өстенлек бирүләрен тоеп була. Моңа мисал итеп Минсабировлар гаиләсен атап китәргә кирәк. Шушы елдан беренче мәхәлләнең имам-хатыйбы Нияз Минсабиров һәр пән- җешәмбе килеп беренчеләргә әдәп-әхлак дәресләрен укыта башлаган. Үзенең кызы Газизәне дә әлеге татар сыйныфына укырга биргән. Киләчәктә башка сыйныфларга да дини дәресләр укытуны күздә тоталар. 
1 нче мәктәптәге үзенчәлек - укучыларның түбәтәй киеп укуы сок- ландыра һәм милләт өчен горурлык хисе уята. Кунаклар килгәндә, ачык дәресләрдә малайлар башларына түбәтәй, кызлар калфак кия икән. Безне дә костюм-чалбарлы малайлар түбәтәй киеп каршылады. Әлеге матур традиция мәктәптә инде күп- тәннән сакланып килә.  
- Әлегә без түбәтәй-калфакларны мәктәп каршында эшләп килүче музыка мәктәбеннән алып торабыз. Бу күркәм традиция ата-аналарга да бик ошый. З Б укучылары быел сыйныфлары белән түбәтәй, калфаклар тектертте. Якын киләчәктә башка сыйныфлар да үзләренә әлеге милли баш киемнәрен булдырмакчы. Бу үзенә күрә бер дисциплина чарасы да булып тора. Мәктәпкә генә түгел, ә укучыларның күңеленә дә милли рух өсти, - ди милли мәсьәләләр бу- енча директор урынбасары Гөлия Җамалиева.
Беренчеләрнең менә шулай дини тәрбиягә тиенеп, милли төсмердә белем алулары күңелдә өмет чаткылары кабызды. Татар сыйныфында бер кәлимә татар сүзе белмәгән балаларның да туган телдә матур итеп укый белүе аеруча куандыра. Дини гаиләләрдән булып, арада намаз укучылар да бар икән.  Бе- ренчеләр менә шулай тәүге милли баскычлардан ашыкмый гына югарыга үрмәли. Аларның зур үрләр яу- лавын киләчәктә дә күрергә насыйп булсын. 
 
Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА            
Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus