Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нәзер (хикәя)

Аның туган авылына соңгы тапкыр кайтуына утыз еллап гомер узып та киткән. Утыз кыш, утыз җәй... 
Кая ашыга вакыт дигәнең? Менә хәзер, акчаны өйгә китереп бирә башлаганга өч ел үткәч, ул шәһәрдән авылга кузгалды. Анда аны көтеп торган кеше дә юк, югыйсә. Соңгы кайтуында күрде: нигезләренә аңа таныш булмаган бер гаилә алты почмаклы өй салып куйган, урыс капкасы ерактан ук кукыраеп утыра.
Быел кыш аңа нидер булды: күңеле бертуктаусыз туган ягына, туган авылына тартып торды. Күрәсең, ул туган туфракны, ә туган туфрак аны сагынган, аны янына чакыра, ниндидер күзгә күренми, күңел генә сизә  торган җепләр өзелеп бетмәгән, мөгаен. Хәер, кайтуына күңел тынычсызлыгы гына түгел, Фоат үзе генә белгән башка сәбәпләр дә бар иде.
Авылда язгы кыр эшләре бетте, инде игеннәр әкрен генә күтәрелеп килә.  Тиздән  сабан туйлары башланачак.  Ә авыл сабан туен ничек сагынды ул! Әллә тагын күреп була, әллә юк. Ходай үзе генә белә. Икенче, Фоат үзенә дә сер итеп саклап йөрткән, әллә ничә кабат күңеленнән үткәргән тагын бер сәбәп – аның нәзере. Әйе, кышкы шәһәр кичләренең берсендә шундый фикергә килеп, нәзер әйтте: “Алла кушып, исән-сау булсам, җәй көне авыл сабан туена кайтып, ат чабышында арттан килгән бер малайга бүләк бирер идем”. Менә шундый иде нәзере. Ә аны үтәмичә һич ярамый. Нәзер тотуы бар...
Фоатның туган авылын калдырып чыгып китүе сугыш беткән елга туры килде. Ул вакытта, сугыш җимерекләрен бетерәбез дип, ундүрт-унбиш яшьлек яшүсмерләрне ФЗӨгә  җыялар иде. Кайда гына эшләмәде бу яшүсмерләр! Станок артына да бастылар, тимер юл да салдылар, күмер дә чаптылар. Шулай итеп, кендекләре авылдан тәмам өзелде: туган җирне, әниләрен өзелеп сагынсалар да, кайта алмадылар. Кайтып кара! Синнән качкын ясап, таш капчыкка тыгып куярлар иде.
 
Гомәр Шакиров,
Әтнә районы, Иске Җогып авылы.
 
Бу язманың тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus