Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында беркатлы хатын-кыз алдарларга карточкасының пин-кодын хәбәр иткән һәм акчасыннан колак каккан

 vk.com 
Кызганыч, әмма соңгы вакытта безгә банк карталарыннан акчалары югалучылар еш мөрәҗәгать итә башлады. Мондый очракларны тикшерә башлагач, шунысы ачыклана: еш кына шундый бәлага таруларында кешеләр үзләре гаепле икән бит.
 
Банк карталары белән   бәйле  җинаятьләрне өч төргә бүлеп карарга була. Беренчесе – ялган карталар ясау. Алдарлар банкоматка махсус җиһаз куеп, карталарның пин-кодларын ачыклыйлар да, ялган карта ясап, акча алып яталар. Мондый очракларда югалган  акчалар өчен банк җавап бирә: ул акчаны хуҗасына – үз клиентына  кайтарырга тиеш.
 
Алдашуның икенче төре мондый: кешегә картасы блокировкаланган, дигән СМС-хәбәр килә. Ул күрсәтелгән номерга шылтырата. Ә аңа якындагы банкоматка барып, пин-кодын кертергә кушалар. Шуннан соң счеттагы акчалар үзләреннән-үзләре юкка чыга. Бу очракта банкның гаебе юк, шулай булгач, ул югалган акчаларны кайтармаячак та.
 
Өченче юл – интернет ярдәмендә алдау. Әгәр сезнең телефоныгызга шылтыратып, парольне әйтүегезне сорыйлар икән, димәк, алдакчылар интернетта сезнең картадан файдаланырга маташа. Парольне хәбәр итеп, акчасыз калдыгызмы? Үзегез гаепле, акчаларны банктан кайтарып булмаячак инде.
 
Шуны әйтергә кирәк: "Милли түләү системасы турында"  федераль закон нигезендә банклар клиентларына счетлары буенча операцияләр үткәрелү турында хәбәр итәргә һәм аларның ризалыгын алырга тиеш.  Әгәр моны эшләмәгән икән, банк, матди җаваплы буларак, клиентын мошенниклар алдаса, акчаны кайтарып бирергә бурычлы. Ә гражданнар банк картасын югалткан яисә кемнеңдер аны кулланганын ачыклаган очракта, бу турыда бер тәүлек эчендә банкка хәбәр итәргә тиеш. Моны эшләмәгән очракта банктан операция суммасын сорый алмый инде ул.
Сүземне йомгаклап, күптән түгел булган очракны мисал итеп  китерәсем килә. Каргада яшәүче бер хатын-кызның телефонына шылтыратып, аңа акчалата ярдәм тәкъдим  итәләр. Әмма башта пин-кодын хәбәр итүен сорыйлар. Беркатлы райондашыбыз шулай эшли дә. Һәм банк картасына әле генә килгән 12 мең сум пенсиясеннән колак кага.
 
Күргәнебезчә, безне алдыйлар икән, димәк, еш кына моңа үзебез гаепле. Сак булыгыз, уяулык кирәклеге турында онытмагыз. Әгәр телефон номерыгызны алыштырасыз икән, "мобиль банк" хезмәтен өзү кирәклеген онытмагыз. Юкса, сезнең номер белән бергә әлеге хезмәт  тә башка абонентка барып ирешергә мөмкин. Һәм ул рәхәтләнеп сезнең банк картасыннан акча "суырып" тора алачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus