Россиянең финанс университеты социология департаменты 500 меңнән артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында, сораштырулар нәтиҗәсе буенча иң ярлы яшәүчеләрне билгеләгән. Ярлылык индексының иң зуры Тольятти, Әстерхан, Пенза шәһәрләренә туры килә. Аларда индекс 0,55тән дә югары билгеләнә. Ә күрше Чаллы шәһәре ярлылык буенча тугызынчы урында (0,5). Биредә үзен азкеремле дип исәпләүчеләр барлык сораштырылучыларның 57 процентын тәшкил иткән. Казан шәһәре халкының яшәеш дәрәҗәсе Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Владивосток шәһәрләре белән бер дәрәҗәдә - 0,25 индексыннан түбән белән билгеләнгән. Казанда сораштыруларда катнашкан халыкның 47проценты үзен азкеремлеләр рәтенә керткән.