Хәзерге вакытта гаилә Самарадагы хастаханәдә дәвалана. Билгесез булып калырга теләгән Самара меценаты ярдәме белән Еленага операция ясарга мөмкин булды. Изге зат умыртка өчен имплант алуга акча биргән.
Рыжиковларның 4 нче сыйныфта укучы уллары һәм 1 нчедә белем алучы кызларын бу атнада хастаханәдән чыгарырга тиешләр. Ә менә әти кешегә әле берничә операция кичерергә туры киләчәк.
2 нче лицей барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтле. Белем йорты үзе 219 мең сум акча җыйган булса, әлмәтлеләр һәм мәктәпләр 200 меңнән артык акча күчергән. Монда башка районнарның да өлеше зур. “Газпром” да саллы финанс ярдәме күрсәткән. Әле акча җыю дәвам итә, әти белән әнигә дәваланырга озак вакыт кирәк булачак. Акча күчерү өчен карта 5469620018780278 – Сбербанк мастеркард 04/16 (Рыжикова Елена Николаевна).