Бүгенге көндә Зәй районында 183 баш ат асрала. Кайчандыр әлеге күрсәткечнең биш мәртәбә артык чорлары да бар иде. Башкарма комитет җитәкчелеге катнашында районда ат башы санын арттыру буенча киңәшмә узды. Анда районда ат спортын үстерүгә булышлык итү буенча чаралар планын эшләү бурычы куелды.