Җинаятьче корбанын талаганда паспортын төшереп калдырган
Төнге сәгать 3 тә берәү полиция бүлегенә шалтыратып, билгесез ир-атның сугып, алтын йөзеген һәм зур суммада акчасын талавы турында әйтә.
Вакыйга урынына килгән хокук сакчылары ташлап калдырылган буш акча янгычын һәм сугышкан вакытта талаучы кесәсеннән төшкән паспортны табып ала. Тикшерү вакытында башкаланың җинаять булган Кайбицкая урамында , вакыйга урыннан ерак түгел кафе янында полиция хезмәткәрләре 24 яшьлек элек тә шундый җинаять өчен хөкем ителгән егетне тоткарлый.