Илһам Шакировның юбилей концерты Мәскәүдә уза
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның80 яшьлек юбилей концертын Мәскәүдә уздырырга җыеналар. “Җырларда тормыш һәм илһам...” дип аталган концерт программасы 13 мартта Кремль Дәүләт сараенда узар дип көтелә.
Концертның кунаклары — Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Ренат Ибраһимов, Алсу, Альберт Әсәдуллин, Зөһрә Шәрифуллина кебек танылган татар җырчылары.
Илһам ага Шакировка 15 февральдә 80 яшь тула.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/40688-ilһam-shakirovnyiң-yubiley-kontsertyi-mәskәүdә-uza.html