Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Качману суыкларсыз килде

19 гыйнварда православныйлар иң күренекле бәйрәмнәренең берсе булган Качмануны (Крещение Господне) билгеләп үттеләр. Бәйрәм  18 гыйнвар төнендә үк башланды. Качману быел суыкларсыз килде. Көн яздагыдай җылы, җепшек булды, һава температурасы минус 2 градустан түбән төшмәде.

 

 Районда  Качмануга әзерлек алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле кануннарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Берничә авылда елгада, буа-күлләрдә коену өчен боз кисеп бассейннар ясалды.

Район үзәгендә Базарлы Матак буасында да хач формасындагы  бәке булдырылган иде. Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков  әлеге бәкенең суын изгеләндерү йоласын башкарды. Ул бәйрәмгә җыелган халыкны Качману белән котлады. Мин Андрей атакайга берничә сорау белән  мөрәҗәгать иттем.

–Изгеләндерелгән суда коену күпме дәвам итә?

–Качману коенулары өч көн бара. Бәкегә чуму кешенең тәне, сәламәтлеге өчен файдалы. Бу электән килгән традициябезне дәвам иттерү дә.

–Бәйрәм кануннарын үтәү теләге булып та суга чумарга җөрьәт итмәүчеләр дә бар бит...

–Иорданьда коену православие динендәгеләр өчен мәҗбүри түгел. Әйткәнемчә, ул безнең элекке бер традициябез. Бозлы суга чуму  рухи чистарынуга ярдәм итсә дә, гөнаһлардан арыну бары храмда үтәлә. Шуңа православныйларга чиркәүләргә килергә кирәк.

–Ә үзегез суга чумасызмы?

–Без гаилә белән Чуаш Шәпкәсендәге иорданьда коеначакбыз.

Изгеләндерелгән иорданьнан күпләр савытларга тутырып су алдылар. Мин әлеге суны ничек кулланулары белән кызыксындым.

–Бу бит изге су. Ул хәтта дәвалау үзлегенә ия,–дип җавап бирде апа-абыйлар. –Мондый су ел буе бозылмыйча саклана, тәме яхшыра гына бара. Суны чирләп киткәндә эчәргә киңәш итәләр. Тәндәге җәрәхәтләрне, пешкән-бәрелгән урыннарны  да дәвалый ул. Без аны өебезгә дә бөркибез. Гаиләдә тынычлык, иминлек һәм җитешлек булдырырга ярдәм итсен дибез.

Изге бәкедә коенучылар да табылды. Беренче булып  Демидовка авылыннан килгән Надежда Турова суга чумды. Судан чыгуга аның үзен ничек хис итүен сорадым.

–Бөтен тәнемдә шундый рәхәтлек тоям,–ди Надежда.–Мин инде  Качману бәкесендә бишенче ел коенам. Билгеле, алдан моңа әзерләнергә, үзеңне чыныктырырга кирәк. Мин өстемә салкын су коеп чыныктым. Күрәсезме,  кар өстендә яланаяк йөрим.

–Ирегез Дмитрий белән килгәнсез. Ул да суга чумамы?

–Ирем коенмый, ә менә ерак юлга йөреп эшләүче улыбыз Иван рәхәтләнеп коена.

Менә басмага бер ир-егет чыгып басты. Бу Базарлы матакта яшәүче Николай…. Ул һәр Качмануда суга чума. Бәкедән чыккач аның да  хәлен белештем.

–Гәүдәм җиңеләеп, кайнарланып китте,–ди Никлай. –Иң мөһиме, суга чумасы көнне спиртлы эчемлекләр кулланмаска, майлы ризыклар ашамаска кирәк. Бозлы суга чумган кеше ел дәвамында салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белми. Бу чирләргә үзенә күрә вакцина кебек.

Николайдан соң да әллә ничә кеше бәкегә чумып чыкты.

18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә Чуаш Борнае һәм Чуаш Шәпкәсе авылларында да иорданьга чумучылар күп булган. Ә бәйрәм гыйбәдәтләре районның барлык храмнарында да диярлек үткәрелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus