Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе районында Алан-Полян авылында Качманү бәйрәме үткәрелде

Табигатьнең иң серле, могҗзалы вакыты Качману бәйрәме  килеп җитте.

Качману суы борынгы заманнардан ук изге нәрсә буларак кабул ителгән, бу күрененш – Ходай тарафыннан бирелгән кодрәт. Ул аны христианлыкның  чынлыгын исбатлап бүләк иткән. Ел саен меңләгән кеше  бу көнне  бер дә чыныкмаган, ерләнмәгән килеш  су коенсалар да, берсенең дә салкын тиеп авыртканын ишеткәем юк әле.

Соңгы 7-8 елда, безнең керәшен авылы Алан-Полянда да  Качману бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Җитмешенче елларга кадәр авылда  бу бәйрәмне үткәрүне Кирла Алексей бабай башлап йөргән. Хәзер Аллага шөкер аның эшен дәвам итүчеләр бар. Совет чорында   Качмануны бәйрәм итә өчен авыл халкы күрше Иванай авылына йөри  иде.

Быел да бу бәйрәмне гадәттәгечә, матур һәм күңелле итеп  үткәрделәр.  Иртәнге  сәгать  6 да Урманче чиркәвеннән отец Александр килеп, келүө укып, суны аруландырды. Чишмә янәшәсендә коену өчен махсус  урын әзерләнгән иде. Аны җирен җиткереп  башкарганнар. Агач баскыч та ясалган,  киенү-чишенү өчен юрта да корылган. Шуның өстенә самоварлар куеп, коймак пешереп, җыелган халыкны, суда коенучыларны кайнар чәй белән сыйлап тордылар.

Качману бәйрәмен зурлап үткәрүгә бик җаваплы карап,  үз тырышлыкларын керткән  һәм ярдәм иткән барлык авылдашларыма рәхмәт җиткерәсем килә.

Качману дини йола гына булып калмыйча, үзенә күрә авыл халкын берләштереп, очрашу һәм күрешү бәйрәменә дә әверелде.

Анна Ильина, Питрәч

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus