9 айлык баланы урлаучы элемтәгә чыккан
Баланың анасы ярдәм сорап, полициягә һәм Белоруссия посольствосына мөрәҗәгать иткән.
Кичә телевизорда әлеге вакыйга турындагы сюжеттан соң, кызчыкны урлаган Федор Иванов баланың анасына спайп буенча шалтыраткан. Бу вакытта кызчыкның елаганы ишетелгән. Ир-ат бала янында няня барлыгын әйткән. Ә менә аны кайда яшереп тотуын ачып салмаган. Мария Мажар кызы өчен нык борчыла, бала ана сөте белән тукланган булган.
Федор яшәгән Васильево бистәсендә йортны полиция хезмәткәрләре сагалый. Әмма күршеләре әйтүенчә, биредә күптән беркемнең дә күренгәне юк. Бистәдә Ивановлар бай тормыш белән яши, дип белдергәннәр. Ә Мария әле студент кына икән. Белоруссия посольствосында кызга ярдәм итәргә ышандырганнар.
Адвокатлар фикеренчә, бу очракта җинаять эше ачмаска да мөмкиннәр, чөнки документлар буенча Федор кызның атасы санала һәм ул да әни кеше кебек үк хокукларга ия.