Яңа ел алдыннан кибет киштәләреннән карабодайны алып бетереп, шау-шу тудырганнар иде. Янәсе бетә, кыйммәтләнә. Кайбер кибетләрдә килограммы 70 сумга менде.
Хәзер хәлләр ничегрәк соң? Шуны белергә теләп, базар тирәсенә чыгып киттем.
Базарда аны 1 кг. – 60, 3 кг. – 180, 5 кг. –300 сумга сатып торалар иде.
Кибетләрдә дә карабодайга кытлык күренми.
Тик һәрберсендә бәя төрлечә: 800г. – 57 сум, 900г. – 59 сумнан алып 100 сумга кадәр, 1 кг. – 54 сумнан алып 62 сумга кадәр, коробкада (5 шт.) – 55 сум, коробкада (10 шт.) – 160 сум тора.