Әнисенә пычак белән кадаган хатын-кыз җәзасын алды
Зәй шәһәр суды 22 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2014 елның ноябрендә алкоголь кулланган хәлдә әнисенең эченә, үзара килеп чыккан бәхәс нигезендә, пычак белән кадый. Суд барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, шунлыктан 3 елга иректән мәхрүм итү җәзасы 4 елга шартлы хөкем карары белән алыштырыла.