Аны табып алганда аяк-куллары бик нык өшегән була. Хәзер Чаллының Сидоровка бистәсендә яшәүче 18 яшьлек егеткә ампутацияләү яный.
Шул ук көнне Чаллыда 28 яшьлек егет подъездда табып алына. Ул да спайс тартып, шунда ук аңын югалтып югала. Аны агуланган хәлдә шифаханәгә озаталар. Егеттә табылган порошок составында үлемгә китерүче матдә булуы ачыклана.