Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

25 гыйнварда Әлки районында 2015 елга үзара салым турында референдум үтәчәк

 rss.sysop.lutsk.ua 

Инде хәбәр ителгәнчә, бу айның соңгы якшәмбесендә, ягъни 25 гыйнварда районда 2015 елга үзара салым турында референдум үтәчәк.

 

 

Референдумда авыл җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча халык фикере ачыкланачак. Референдум бюллетененә авыл урамнарын яктырту һәм халыкны су белән тәэмин итү турындагы сораулар куела. Ә Базарлы Матакта бу ике сорауга парклар төзелеше мәсьәләсе өстәлә. Референдумда күпчелек халык әлеге мәсьәләләрне  уңай хәл итәргә дип тавыш бирсә, авылларда һәр кешедән ай саен 50 сум, ә район үзәгендә яшәүчеләрдән 45 әр сум үзара салым җыелырга тиеш була.

Үзара салым 18 яше тулган  гражданнардан алына. Салым түләүдән беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларның тол хатыннары, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, көндезге бүлекләрдә белем алучы студентлар азат ителә.

Үзара салым буенча референдум үткәрүнең мөһимлегенә район халкы инде үз мисалында инанды. Алдагы елларда үткән референдумнар нәтиҗәсендә районның барлык авыллары урамнарына яктырткычлар куелды. Бу мәсьәләнең янә референдумга чыгарылуының төп сәбәбе – күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетларының урамнарны яктырту эшен башкарган өчен электриклар алдында бурычлары бар.

Ә икенче мәсьәлә – авылларны су белән тәэмин итү проблемасы – әле шактый еллар актуальлеген җуймас. Чөнки күп кенә авылларда су 30-40 ел элек ясалган үткәргечләр аша килә. Андый үткәргечләр еш тишелә, аларны  ремонтлау эшләре башкарылганчы халык сусыз калырга мәҗбүр була.

Хәзер һәр авылда су белән тоткарлыксыз тәэмин итүне хәл кылу җае чыкты. Республика  әлеге җирле әһәмияткә ия мәсьәләне  хәл итү буенча халык үзара салым түләгән очракта шул средстволарның бер сумына дүрт сум өстәп бирүне гамәлгә кертте. Авыл халкы 100 мең сум җыйса, хөкүмәт шуңа 400 мең сум өстәп бирә дигән сүз.

Районда референдумга әзерлек тулы куәткә бара. Сайлау комиссиясе өчен укулар, өйрәнүләр оештырыла. Бу көннәрдә халыкка референдумга чакыру кәгазьләре таратылачак. Тавыш бирү һәр авылда сайлау участокларында үтә. Референдум буенча халыкта сораулар туса, авыл җирлекләре җитәкчеләре аларга алдан ук ачыклык кертү чарасын күрергә тиеш.

Исемлеккә кертелгән халыкның яртысыннан артыгы катнашканда референдум үткән дип санала. Нәтиҗәләр  күпчелек тавышка карап билгеләнә. Референдум нәтиҗәсенә, ничек тавыш бирүенә карамастан, бөтен халык та буйсынырга тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus