Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ринат Кәримов: «Безгә халык ярдәме бик мөһим»

Яңа елда беренче эш көнен прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүдән башлады. Хокук сагында торучылар өчен ел башы үткән елга йомгак ясау белән дә мөһим. Чөнки бу җитди органнан башка законнар үтәлешен, хокуклар яклануын күз алдына китерүе кыен. Шәһәр прокуратура хезмәткәрләренең үткән елда башкарган эшләре, агымдагысына планнары турында без прокурор Ринат Кәримов белән сөйләштек.

- Ринат Рәисович, быелгы һөнәри бәйрәмегезне сез шәһәр прокуроры вазифасында бер ел эшләп каршы алдыгыз. Нәтиҗә ясар өчен вакыт җитәрлек, нинди фикерләр әйтер идегез?

- Гомумән алганда, коллектив эшчәнлегеннән, халык белән прокуратура хезмәткәрләре арасындагы бәйләнештән канәгать мин. Иң мөһиме - кешеләрнең прокуратура аша мөрәҗәгать итеп, хокуклары яклануына ышанычлары ныклы булу. Бу уңайдан без үткән ел мөрәҗәгатьләрне өйрәнеп, хокукларны яклауга аеруча зур игътибар бирдек. Мәсәлән, 2013 елда прокуратурага 482 шикаять керсә, 2014 елда бу сан - 561. Бу гражданнарның ышанычы артуы турында сөйли. Әлеге гаризаларның 100е нигезле шикаять дип табылып, кешеләр хокукы якланды. Ә 2013 елда мондыйлар 59 булган. Күпләрне бигрәк тә хезмәт законнары бозылу, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре, аеруча ОДН мәсьәләсе, суд приставлары гамәлләре борчый. Ә без аларны кешеләр мәнфәгатен беренче урында тотып тикшердек.

Норматив-хокукый документларны күзәтүгә дә прокуратура хезмәткәрләре җитди игътибар бирә. Законнар еш үзгәреп тору сәбәпле, хокукый документларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килмәү очраклары еш була. Без аларны проект хәлендә - бер, тулысынча әзерләнеп беткәч икенче тапкыр тикшерәбез. Хокукый-норматив документларның проектлары 2013 елда 500 булса, 2014тә 1081 данәгә җитте. Ә тулысынча әзерләнеп беткәч, документларның законнарга тәңгәлләшү дәрәҗәсе 1115 актта күзәтелде. Нигездә авыл җирлекләре хокукый-норматив актларында төгәлсезлекләр күп була, бу законнарны белеп бетермәү сәбәпле килеп чыга. Шуңа да без аларны үз вакытында тикшерүне үз өстебезгә алабыз. Максатыбыз - документлардагы төгәлсезлекләр өчен җавапка тарту түгел, ә закон таләпләренең төгәл үтәлүенә ирешү.

-Районда җинаятьчелек торышы, аны ачу дәрәҗәсе ничек тора?

- 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел теркәлгән җинаятьләр саны кимү күзәтелә (2013 елда - 580; 2014тә - 510). Яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр дә алдагы елга карый - 10га, элек хөкем ителгәннәр кылган җинаятьләр 112дән 87гә кимеде. Монда, әлбәттә, хокук бозуларның ачылу дәрәҗәсе, хөкемгә тартылу куркынычы зур булу да үз эшен эшли. Ниндидер начар гамәл кылганчы башта уйлау мөһимлеге килеп туа. Мәсәлән, яңа ел алдыннан шәһәр суды аша зур резонанслы булган эшмәкәрләрне талау белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемне хөкем итү начар ниятлеләргә тәэсир итми калмагандыр дип уйлыйм. Чөнки кылган начар гамәлләр өчен җавап тотмый калу җинаятьчелекнең үсүенә китерергә мөмкин. Ә менә алкоголь кулланган хәлдә хокук бозучылар саны, кызганыч, узган ел артты. 2013тә андыйлар 118 булса, 2014тә 155кә җитте. Моңа өстәп, наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе дә районда сүлпәнрәк бара. Үзәк дәваханәдә наркологта диспансер һәм профилактик исәптә 170ләп кеше торса, үткән ел районда наркотик белән бәйле нибары 17 эш теркәлгән. Шуларның 4се генә - наркотик саклау, сату белән шөгыльләнү буенча җавапка тартылучылар. Күпләп наркотик тарату очракларын ачыклау җитенкерәми дип исәплим, бу уңайдан киң җәмәгатьчелекнең дә даими элемтәдә торуы кирәк. Коррупциячел җинаятьләрне ачыклауда да шул ук хәл күзәтелә.

- Агымдагы елда нинди юнәлешләргә өстенлек биреләчәк?

- Хезмәт законнары бозылу очракларына юлыгучыларны яклау, наркотиклар әйләнешенә юл куймау, коррупциячел гамәлләрне булдырмау һәм башка законнар үтәлешенә контрольлек итү алга планга куелды. Хезмәт хакы мәсьәләсе районда әлегә катлаулы булып кала. Дөрес, 2013 елга караганда, бу мәсьәләне хәл итү 2014 ел азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов ярдәме белән шактый уңай борылыш алды. Чөнки хезмәт хакы буенча бурычлар 20 миллион сумга җиткән иде. Хәзер катгый таләпләр кую нәтиҗәсендә агрофирмаларның бурычлары юк. Ә калган оешма-предприятиеләрнең хезмәт хакы буенча гомуми бурычы 5 миллион 180 мең сум тәшкил итә. Алар барысы да безнең җитди контрольдә тора. Әгәр дә агрофирмалар җитәкчеләре кабат хезмәт хакы буенча бурыч җыйсалар, аларга карата катгыйрак законнар карала, хәзергә һәр агрофирма җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Җир буенча законнарның үтәлешенә дә быел аерым игътибар бирәчәкбез. Бүген районда теркәү узмаган 5 карьер бар. Ә 4 карьер буенча 2014 елда суд аша аларны тигезләтү соралды. Чөнки бу - табигать байлыгыннан законсыз файдалану дигән сүз.

Наркотиклар әйләнешенә юл куймауга килгәндә, без бу эштә иҗтимагый оешмалар ярдәменә дә таянырга җыенабыз. Җитештерүдә, оешма-предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларына юл куймау мәсьәләсе буенча агымдагы елда урыннарда күзәтүләр үткәрү күздә тотыла. 2014 елда хезмәт урыннарында 12 бәхетсезлек очрагы теркәлде. Аларның икесе кешеләр үлеменә китерде, шуларның берсе республиканы тетрәндергән шикәр заводында хезмәткәрләрнең пешеп үлүе белән бәйле. Бу очрак буенча тикшерү эше дәвам итә. Бәхетсезлек очракларында хезмәт урыннарының куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирмәве ачыклана. Кешеләр иминлеге белән бәйле бу эш безнең аерым күзәтүдә булачак. Гомумән, законнарның төгәл үтәлешенә ирешү өчен беренче чиратта аларның кайда бозылуын ачыкларга кирәк, монда безгә халык ярдәме мөһим.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus