Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республикада кеше үлеменә китерергә мөмкин булган "спайс" пәйда булу ихтималын җиткерә.
8 гыйнвар кичендә хокук сакчылары Чаллыдагы бер йорт подъездында наркотик исерү хәлатендәге 28 яшьлек егетне таба. Тикшерү вакытында аннан тарту катнашмасы — "спайс" табыла. Аның составында кешенең үлеменә китерү ихтималы булган химик матдәләр барлыгы ачыклана. Тоткарланучы әйтүенчә, алар иптәше белән "спайс"ны подъезда ук куллана. Шуннан ул аңын югалтып егылган, иптәшенең дә кая киткәнен белми.
Шул ук көнне Чаллының Сидоровка бистәсеннән хастаханәгә наркотик исерү аркасында өшегән18 яшьлек кешене дә китерәләр. Ул да алдагы хәлгә охшаш вакыйганы сөйләп бирә — "спайс" кулланган һәм аңын югалткан. Шул халәттә ул бер тәүлеккә якын яткан. Бәхетенә, хастаханәгә китергәннәр.
Тикшерү эшләре бара.