Базарлы Матак үзәгендә катырылган шугалакта бәйрәм көннәрендә балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Ә кино күрсәтү учреждениесе үз аппаратурасын урамга ук чыгарып куеп, кичләрен аларга дәртле музыка уйнатты, Бәлки шуңадыр да, башка еллар белән чагыштырганда шугалакта күңел ачып, актив ял итүчеләр күпкә артык булган.