“АвтоВАЗ” агымдагы елның 15 гыйнварыннан LADA модельле автомобильләргә бәяләрне 9 процентка арттыра, дип яза үзәк матбугат чаралары. Бу доллар һәм евро курсларының үсүе белән бәйле. Соңгы тапкыр Priora, Kalina, Largus, Granta автомобильләренә бәяләр 2014 елның мартында 2,8 процентка үскән булган һәм алар 289-500 мең сум тәшкил иткән.