“Зәй шикәре” АҖ җитәкчелеге шикәр кайнатучылар сәламәтлеген саклауга игътибарны арттыра. Әлеге җәһәттән заводның административ бинасында тренажерлар залы эшли башлады. Биредә сәламәтлекне ныгытырга булышучы спорт җиһазлары урын алды. Монда йөрүчеләр белән югары квалификацияле тренер шөгыльләнер дип көтелә.