Зәйдә хоккейчылар дусларча очрашты
Кичә Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда зәйлеләр белән Чирмешән районының “Стальные совы” командасы Татарстан беренчелеге ярышларына чираттагы уенны үткәрде. Уен дусларча җылы мөнәсәбәттә узуы белән билгеләнде. Зәйлеләр көндәшләрен 5:2 исәбе белән җиңде.