Зәйдә бүген бер гаиләнең газ белән агулану очрагы билгеләнде. Хәле начарайган 1983 елгы хатын-кыз әнисенә шалтырата, ә әнисе ашыгыч ярдәм чакырта. Тиз арада беренче ярдәм күрсәтелү сәбәпле 1972 елгы ир, 1983 елгы хатын-кыз, 2007 елгы һәм 2013 елгы ир балалар хәзер үзләрен яхшы хис итә диләр үзәк дәваханәдә. Диагноз газ белән агулану дип куелган, сәбәбе ачыклана.