Россия командасы экипажлары “Дакар”-2015 раллисының дүртенче этабы нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны яулады. Узышлар нәтиҗәсе буенча беренче урында Эдуард Николаев экипажы, икенче урында – Андрей Каргинов командасы (штурман - Евгений Яковлев, механик - Руслан Әхмәдиев), өченче урында Айрат Мәрдиев экипажы (Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов).