Зәйнең чаңгы спорты осталары республика ярышында уңышлы чыгыш ясады
Зәйдән яшь чаңгы спорты осталары Җәлил поселогында спорт мастеры кандидаты Руслан Газизов истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Аделия Шакирҗанова 2 км. га ирекле стильдә узышта икенче, Дмитрий Руди 5 км. га ирекле стильдә өченче урын алдылар.