Зәй укучылары кышкы каникулларны актив үткәрә
Зәйнең 5 нче мәктәп спорт залында, укучыларның кышкы каникулларына багышланган эстафета ярышлары үтте. Анда балалар 6 төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Күңелле спорт бәйрәмендә катнашучыларга шәхси эшмәкәр, депутат Валери й Шалафаев бүләкләр ясады.