Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда 2006 нчы елда туганнар арасында Татарстан хоккей Федерациясе призына уеннар үтте. Турнирда Зәйнең «Яшьлек» , Чаллының «Челны-2», Норлатның «Ледок» , Түбән Каманың «Нефтихимик-07» , Чистайның «Торнадо» командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны зәйлеләр алды. Икенчедә “Нефтихимик-07”, өченчедә “Торнадо” командасы.