Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт балалар поликлиникасы бүген 100 чакыру алган

Озын-озак ялларга карамастан  “Халык контроле” электрон системасында әлмәтлеләрнең  активлыгы “сүрелми”.  Яңа елның узган чорында нефтьчеләр каласында яшәүчеләрдән 10 мөрәҗәгать кергән. Гаризаларның Һәммәсенә дә  “мәсьәлә карала” статусы бирелгән.

 Көн саен диярлек әлмәтлеләр “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итеп, теге яки бу проблеманы хәл итүне сорый.   Сергей атлы берәү бәйрәм көннәрендә балалар поликлиникасында табибларны өйгә чакыру хәл ителмәвеннән зарлана.  “Һәркемнең баласы бар, сабыйның температурасы югары булып, яки баланың хәле булмаса аны ничек поликлиникага алып барасың” дип язып калдырган әлмәтле. Сәламәтлек саклау идарәсе Яңа ел каникуллары алдыннан шәһәрдәге поликлиникаларның эшләү графигын җирле матбугатта бастырды, шулай ук поликлиникаларның белдерү такталарында да бу хакта мәгълүмат бар. Балалар поликлиникасына килгәндә, 1 гыйнвардан алып 11 енә кадәр кизү графигы эленгән. Поликлиникада һәр көн дежур педиатр эшли. Көн аралаш өйгә чакыруларны да кабул итәләр. Бүген мисал өчен, бер дежур табиб,  участокларда 6 педиатр эшли. Көндезге сәгать 1 гә  нәни әлмәтлеләрнең ата-аналарыннан 100 ләп өйгә чакыру кабул иткәннәр. “Чакырулар болай күп булганда, педиатрлар экстрен чакыруларга өстенлек бирә”, дип аңлата регистратура хезмткәрләре.    

 “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүче  әлмәтлеләр шулай ук юлларның кардан чистартылмавыннан зарлана. Икенчеләре исә машиналарның тиешле урында туктатылмавы, шуның аркасында юлларны чистарта алмаулары хакында искәртә. Кәрәзле элемтәнең начар эшләве, Тимирязев урамындагы предприятиенең диварына кадакланган калайның куба башлавы, шулай ук бер йортның түбәсенә капиталь төзекләндерү таләп иителүе турында хәбәр калдырганнар. Мөрәҗәгатьләрнең һәммәсенә дә “мәсьәлә карала” дигән статус бирелгән

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus