Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең Дүрт-Мунча авылында “йолдызлы яңгыр” үтте

Зәй районы Дүрт- Мунча авылы мәдәният йортында «Йолдызлар яңгыры- 2014”дип аталган яңа ел кичәсе гөрләп үтте. Дүрт- Мунча авыл җирлегенең үзидарә җитәкчесе Рашат Ситдиковның тамаша карарга җыелган халыкны кыскача һәм эчтәлекле котлауларыннан соң башланды да инде ул могҗизалар сәхнәдә.Ике убырлы карчык Мәймүнә белән Сәлимә (студент кызларыбыз Аверьянова Альбина һәм Салихова Алсу) үзләренең сихерләре ярдәмендә безне эстрада йолдызлары белән очраштырдылар. Аеруча Салават Фәтхетдинов (Рөстәм Расих улы),Алла Пугачёва (Наташа Валиахметова) һәм Хәмдүнә Тимергалиевалар (Гөлнара Салихова) чыгышы безнең күңелләргә уелып калды.С..Иванов башкаруында Сталиннан алып Путинга кадәр булган илбашларының телевизор аша халыкны котлаулары безне гаҗәпкә калдырды.Тамаша- шоу биюләр,мәзәкләр һәм уеннар белән үрелеп, аралашып барды.Тамашачылар сәхнәдәге артистлар белән бер җан,бер тән булып яшәде.Мәдәният йорты каршында оештырылган бию түгәрәгенә йөрүче кызлар үзләренең биюләре белән тамашачыларны дәртләндерсәләр, “Туым җондызы” фестивалендә үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алган Алиса Дмитриева һәм өченче урынны алган РенатаВалиахметова безне моң дәрьясында йөздерделәр.Тамаша- шоуда ришвәтчелеккә ,юл һәлакәтен кисәтүгә каршы тәрбияви мизгелләр дә булып алды.Кыш бабай һәм Карсылу да тамашачыларны Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм тәмле күчтәнәчләре белән сыйладылар. Тамашачылар чын йөрәктән күңел ачты, ял итте бу кичтә.Шушы тамашаны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә.Алдагы тормышларында һәм эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.Безне тагын да шушындый сихри мизгелләр белән куандырып торсыннар иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus