Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2015 елның иң беренче нәниләре – игезәк Әхмитовлар. Илнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннар беренче булып законлы никах теркәделәр

Әлки районы ЗАГС бүлегендә яңа 2015 елның иң беренче нәниләре – игезәк Әхмитовлар теркәлде.

Игезәк малай һәм кыз Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендәге  тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни – Базарлы Матакта яшәүче Илнур һәм Лилия Әхмитовлар. Илнур – казначылык  хезмәткәре, ә Лилия район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аларның олы кызлары Илнарага 4 яшь.

Игезәк бәбиләр шактый зур булып туган. Кызның авырлыгы 2640 грамм, ә малайныкы 2240 грамм булган. Инде исемнәре дә билгеле – Динар һәм Динара.  

Кагыйдә буларак, районыбызда соңгы вакытта ел саен берәр пар игезәк бала дөняьга килә.

 

Ә районыбызда иң беренче булып Илнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннарның законлы никахы теркәлде. Кияү – Әхмәт авылы егете, ә кәләш – Чуаш Кичүеннән.

 

Никахлашу көне яшьләр  өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды.

Илнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу истәлекле вакыйгалар белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина котлады. Яшь гаиләгә бәхет, нык сәламәтлек һәм саф мәхәббәт теләп, Розалия ханым аларга истәлекле бүләк тә тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus