Яшьләр хоккей лигасы “Буыннар Кубогы”на ярышны Әлмәттә уздыра
“Яшьләр хоккей лигасы” идарәсе 2015 елда лиганың 3 Кубогы өчен “көрәш” уздыру урыннарын игълан итте.
Уеннар “Йолдызлар” матчы форматында узачак. 17 гыйнварда Әлмәттә “Буыннар Кубогы”, 31 гыйнварда Череповецта “Чакыру Кубогы”, 21 февральдә Подольскида “Киләчәк Кубогы” өчен уйнаячаклар.