Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй-Каратайда бәйрәмдә тере куян бүләк иткәннәр

Зәй-Каратай авылында "Бал-маскарад"шулкадәр матур була , гел безнең яшь чактагы кебек, дип язып җибәргән укучыбыз Зөмәрә Шәрипова.


Клубка килеп керүгә матур итеп бизәлгән ,төсле утлары белән хуш исле чыршы каршы алды.Билгеләнгән сәгатьтә халык әзрәк кебек иде,бераздан залда энә төртерлек тә урын юк. Клуб мөдире Марат Хәернасов белеп тора икән халык эштә бүген ,хәзер килеп җитәрләр диюе хак булды.Өч сәгатләп барган искиткеч концерт-тамашаны тын да алмый карап утырдылар.Чөнки һәрбер чыгыш үзенә бер яңалык, яңа елга дәрт өстәде.Моңлы җырчылар гомергә булган Зәй-Каратайда.Хәзергә кадәр сакланып килә .Ә бит балаларны да олыларны да профессионаллар өйрәтми.Алар үзләре шушы сәхнәгә тартыла.Табигать биргән моңга җитәме соң.Барлык катнашучыларны да санап бетерерлек түгел,әмма Тәслимә Шәрипованың,Шүрәле,әби образларын оста башкаруы,төрле-төрле такмакка биюе шаккаттырды! Мунча ташларың кырыйда торсын.Ә җырлар күңелләргә кереп моң дөньясында йөздерә .Моло-дец! Һәркайда балалар актив.Менә бүген дә "Шома бас"бию төркемендә йөрүчеләр бик матур биюләре белән халык күңелен күрделәр.Хәтта малайлар башкаруындагы шаян рус кызлары биюен дә карадык. Хәзер бернәрсәнең дә кызыгы юк диеп,өйдә ятсаң,алган матур киемнәрең дә шкафта ятачак.Күңел ачарга яратучыларны,активларны клуб эшчеләре оештыра белсә,бер авырлыгы да юк.Элек әйбәт була иде бу яңа ел бәйрәмнәре диючеләргә дә урын калмый ,Хәернасов Марат белән Ильмира кебек шул күңелне кхтәрүчеләр булса.
Бәйрәмнең азагы зур залда үтте.Төрле уеннар, чыршы әйләнәсендә җыр -биюләр белән балачакка кайттык. Иң күп лоторей алган кешегә тере куян да бүләк иттеләр әле! Сарык булмады инде диеп шаяртып та алды әле Ильмира.Безгә,бәйрәмгә килүчеләргә оештыручыларның күпме хезмәт куйганын,шул тармакта хезмәт куючылар гына аңлыйдыр.Рәхмәт барсы өчен дә!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus