Бу юл-транспорт вакыйгасы Минзәлә районының Дьюково авылы янында була. “Лада Гранта” руле артына шофер таныклыгы булмаган килеш утырган 19 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм автомобиль барган килешкә кюветка төшә. 18-19 яшьлек биш һәм 15 яшьлек ике үсмер тән җәрәхәтләре белән узып баручы транспортка утыртылып Минзәләр үзәк шифаханәсенә китерелә. Арада авыр хәлдә булганнар да бар, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.