“Заман сулышы”ннан Яңа елга бүләк
Яңа ел бәйрәме алдыннан “Заман сулышы” 2015 елның I яртысына язылучылар арасында бүләк уйнатты. Өч йөз тирәсе кеше квитанциясенең номерын хәбәр иткән иде, унысына бүләк эләкте.
Менә алар – бүләк отучылар:
Он (5 кг) – Әсхәт Шәрифуллин (Лениногорск шәһәре, Ясная урамы, 20)
Он (5 кг) – Камил Сөләйманов (Куакбаш авылы)
Шикәр комы (5 кг) – Заһирә Газизова (Лениногорск, Куйбышев ур., 38-9)
Шикәр комы (5 кг) – Нәкибә Мөхәммәтҗанова (Шөгер, Павленко, 18)
Сыек май (3л) – Гаязетдин Хәйретдинов (Сугышлы)
Чәй сервисы – Зөфәр Хәбиров (Иске Шөгер)
Кер юу порошогы (3 кг) – Сайра Гәрәева (Сугышлы)
Одеял – Галия Хәсәнова (Куакбаш)
Фотоальбом – Мансур Нафиков (Керкәле)
Аяк киемнәре кую өчен киштә – Гүзәлия Арсланова (Сугышлы)
Иң беренче итеп, бүләкне декабрьдә редакциягә килеп кергән Мансур абый Нафиковка тоттырып җибәрдек. Бүләге – фоторам һәм фотоальбом тоттырып фотога да төшердек үзен.
– "Заман сулышы"н күптәннән алдырам, яратып укыйм. Әле 2015 елның беренче яртысына үзем дә язылдым, бүләк булсын, дип кодагыйны да яздырдым,– ди. Афәрин дими, ни диясең инде. Шундый укучыларыбыз күбрәк булсын, дип телибез.
Мөмкинлегегез булса, бүләк уйнату барышын карап торырга килегез, дип язган идек. Ике кеше – Галия апа Рәхимова һәм Рәмзия апа Сафина килде. Бүләк уйнату алар күз алдында барды. Откан кешеләрне котлыйбыз, һәм 12 гыйнвардан соң редакциядән (Тукай урамы, 3 нче йорт) килеп алуыгызны көтеп калабыз. Үзегез белән квитанция һәм паспорт булу мәҗбүри.