Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Андый-мондый хәл килеп чыкса, “112”не җыегыз

“112” хезмәте Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. “112” бердәм номеры аша  шалтыратулар стационар һәм кәрәзле абонентлардан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. “112” хезмәте операторлары көн саен уртача биш мең шалтыратуны кабул итә.



Операторлар бәла урынына кирәкле барлык хезмәтләрне чакыра.  
                       Шалтыратучыларга киңәшләр:

- операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан соң да оператор җавап бирмәсә, звонокны өзеп, яңадан шалтыратмагыз. Сезнең һәр шалтыратуыгыз киләсе звонок дип кабул ителәчәк һәм чиратның ахырына күчереләчәк, шуңа да бу хезмәт белән элемтәгә керү өчен күбрәк вакыт кирәк булачак.

- оператор җавап биргәч, үзегез белән таныштырыгыз, кем белән нәрсә булганын кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирегез. Тынычлыкны саклагыз һәм ачык итеп сөйләгез.

- нинди бәла килүен һәм, белсәгез, ашыгыч ярдәм кирәк булган урынның төгәл адресын әйтегез.

- операторның барлык сорауларына кыска һәм аңлаешлы итеп җавап бирегез.

- әгәр шартлар тиз арада хәл итүне таләп итсә, ярдәм шунда ук җибәрелә.

- ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләрен үтәгез.

- “112” хезмәте операторы “сөйләшү тәмам” дип әйтмичә трубканы куймагыз.

- сөйләшү тәмамлангач, телефон линиясен бушатыгыз.

- бәла-каза булган урында хәл үзгәрсә (зыян күрүченең хәле яхшырса, начарланса) “112” номеры буенча яңадан шалтыратып, бу хакта хәбәр итегез.

- кайбер очракларда “112” хезмәтенә бер үк очрак турында күп хәбәр килергә мөмкин. Берничә сораудан соң, оператор бу хакта хәбәр килүен әйтсә, ачуланмыйча гына сүзне тәмамлагыз.

- “112” номеры буенча ялгыш шалтыратсагыз, трубканы куймагыз! Операторга барысы да яхшы булуын хәбәр итегез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus