Мы в Telegram
Добавить новость

Леус сообщил о приближении к Земле плазменного солнечного облака

Рыбак Вороков победил в фестивале «Москва — на волне. Рыбная неделя»

Насмехавшейся над сыном участника СВО педиатру передали в СИЗО 20 кг соли

Мужчина висит в окне квартиры на западе Москвы



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БЕЗНЕҢ ТЕЛНЕ КЕМ КИСӘ?

Улым татар бакчасына йөри. Төркемдәге барлык балалар да үзебезнең милләттән. Тәрбияче апаларыбызның икесе дә чыкылдап торган татар хатыннары,  ана телебездә чатнатып сөйләшәләр. “Аллага шөкер, балам урыслаша дип куркасы юк икән” дип сөендек. Ләкин колак салып йөри торгач, ни күрәм,  тәрбияче апаларыбыз балалар белән еш кына урысча сөйләшәләр, дәресләрне дә күбрәк урысча үткәрәләр кебек. Моның сәбәбен сорагач, “Татарча аңламаучы балалар бар бит, шулар өчен урысча да сөйләшергә туры килә” дип акланалар. “Аңламасалар, өйрәтегез. 12 сәгать сезнең янда бит алар”, - дим. Тиздән балаларның беренче бәйрәмнәре җитте – көзгә багышлап кичә үткәрделәр. “Листопад, листопад...” дигән җыр белән башланып китте дә... гел урысча диярлек дәвам да итте. Берничә бала татарча шигырь сөйләде анысы. Тик сабыйлар өчен әзерләнгән уеннар,  әкиятләр барысы да урысча иде...

Гаҗәпләндем, әлбәттә, тик бу хакта зурлап сүз кубарудан тыелып калдым. Үземчә уйлыйм инде: урыслашып бетә язган әти-әнидән туган балаларны туган телгә якынайту тиз генә булмыйдыр, акрынлап ияләштерерләр, татарчага күчәрләр, дим. Шулай бер ел үтте – тәрбиячеләребез һаман туган телен белмәгән балалар хакына өлкән агай телендә сукалый, тәрбия процессына ара-тирә мескен булып кына татар теле дә кысылгалап китә. Чираттагы көзге кичә дә килеп җитте. Улым тырышып беренче шигырен ятлады. Әти-әниләр тезелешеп музыка залына кереп утырдык.  Тагын шул ук “Листопад” җыры. Тәрбияче апа татар акценты белән урысчалатып кичәне ачып җибәрде. Татарчага да күчеп алгалый. Аю белән Маша чыгып урысча әкият уйнадылар. Алтын күлмәк киеп чыккан тәрбияче апа да Көзбикә булып урысча сөйләнде. Берничә бала туган телдә шигырь сөйләсә дә, күңел төшкән иде инде. Шуны аңладым: әгәр бүген үз хокукларымны яклап сүз әйтмәсәм,  минем балам туган телендә тәрбия алудан мәхрүм калачак. Тәрбияче апага мин бер генә сорау бирдем: кичәнең сценариен үзегез төзедегезме? “Юк, безгә шулай куштылар”, - диде ул. Бакча мөдире – бик эшлекле, булдыклы ханым. Кердем, аңлаттым. Мин баламны татар бакчасына биргәнмен икән, ана телебездә тәрбия һәм белем бирүне таләп итә алам. “Балалары безнең төркемгә йөрүче әти-әниләрнең төркемдә татарча эш алып баруга каршы чыкканы бармы?” – дип сорыйм. Юк, беркемнең дә каршы чыкканы юк икән. “Бәйрәм иртәләрен, кичәләрне, балалар өчен кызыклы һәртөрле чараларны урысча үткәрергә өстән кушалармы?” Юк, беркем дә мондый күрсәтмәне бирмәгән. “Листопад” җырының популярлыгының сере дә ачыкланды.

Музыка җитәкчесе, татарчасы такы-токы туташ, татар музыкасы үрнәкләре эзләп мәшәкатьләнергә теләмәгән. Нигә артыгын кыймылдарга? “Татар төркемендә эшне татарча алып бара алмыйсыз икән, мин хәзер үк шәһәр мәгариф идарәсенә китәм. Анда проблеманы хәл итү җаен табарлар”, - дидем тыныч кына. Озак сөйләштек без мөдир  белән. Нәтиҗәсе булды кебек. Улым йөри торган төркемдә хәзер тәрбия эше гел татарча бара. Белмәгәннәрен ныклап туган телгә өйрәтә башладылар.

Милли үзаң, милли горурлык, үз эшеңне беренче чиратта милләт мәнфәгатен тоеп башкару җитми шул тәрбияче апаларыбызга. Еш кына без туган телебезнең дәрәҗәсе булмауга, аны тиешенчә хөрмәт итмәүләренә зарланабыз. Ләкин татар теленең дәрәҗәсен күтәрү юлында үз милләттәшләребез үк кыл да кыймылдатмый лабаса. Безне урысча сөйләшергә, урыс булып кыланырга беркем дә мәҗбүр итми. Тик без һаман кемгәдер (әлбәттә, өлкән агайга) ярарга тырышабыз. Татар теленең дәүләт теле буларак статусын тәэмин итүче программалар кабул ителгән, канун  белән нигезләнгән. Безгә шул кануннарга таянып, телебезнең кулланылышы, дәрәҗәсе өчен эшләргә генә кирәк. Дәүләт оешмаларында татарча мөрәҗәгатьләргә җавап таләп итәргә, эш кәгазьләрен татарча тутырырга безгә беркем дә комачаулый алмый. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны сессия утырышларын туган телдә алып барудан беркем дә тыймый. 

Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсендә эшләүче Халидә ханым Шабалина да үз милләтенең дәрәҗәсен, туган телен яклап сүз әйтерлек милли горурлыкка ия түгел икән. Югыйсә, Чаллы шәһәрендәге 18 нче лицейның 40 еллыгына багышланган тантанада үзенә татарча сүз әйттермәүне тыныч кына эченә  йотып, берни булмагандай өлкән агай теленә күчеп китә алмас иде. Залдагы халыкка үз телебездә котлау сүзе әйтә башлаган ханымны залдан берничә кеше “Говорите по-русски” дип кычкырып бүлдерә. Халидә ханым бу тәрбиясезлеккә бернинди дә искәрмә ясап тормыйча, ашыга-ашыга урысча котлауга  күчә. Югыйсә, татар теленең урыс теле белән бер үк дәрәҗәдәге дәүләт   теле булуын һәм аның һәркайда кулланылуга хакы барлыгына басым ясап, үз чыгышын татарча дәвам итәргә тиеш иде ләбаса ул. Әгәр үз телен, үз милләтен хөрмәт итсә, әлбәттә. С. Садыкова исемен йөртүче 1000 кешелек залдан туган телебезне яклап сүз әйтүче бер кеше, бер әти-әни дә табылмавы – әнә шул үзебезне хөрмәт итмәүнең дәлиле инде ул.

Дөрес, өлкән агай тарафыннан гасырлар буе урыслаштыру сәясәте алып барылган илдә яшибез. Ләкин өстән килеп беркем дә татар кешесен баласын татар гимназиясенә бирүдән тыя алмый.  Беркем дә безне балаларыбыз белән туган телдә сөйләшүдән, татар матбугатына язылудан, татар китаплары укудан тыя алмый.  Бары тик үзебезне аз гына булса да хөрмәт итәргә, йокымсыраган милли горурлыкны уятырга кирәк. Моны, әлбәттә, Мәскәү килеп эшләмәс...

Эльмира СИРАҖИ.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Кошка Маруся погибла из-за жары на рейсе «ЮТэйр» из Москвы в Анталью

Умный бизнес-помощник ГК «УГМК-Телеком» стал финалистом крупнейшей федеральной программы развития ИТ-компаний

Профессор Воробьев назвал хайпом публикации с «секретами долголетия»

В столице пройдет онлайн-встреча по вопросам использования нежилых помещений без нарушений

Музыкальные новости

По благословению схиархимандрита Илия в Орловской области построена православная гимназия

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" не будет подписывать камерунского форварда Абубакара

Энергетики «Смоленскэнерго» готовятся к работе в условиях непогоды

Собянин: Около обновленных поликлиник создано более 600 зон отдыха

Новости России

В Кирове временно изменены три троллейбусных маршрута из-за обрыва проводов

На жителей подмосковного Чехова нападают бродячие собаки

Завершена перекладка кабельных линий на дне Москвы-реки

Актриса из ЮВАО получила престижную театральную премию в Китае

Экология в России и мире

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Условно разрешенные виды использования земельных участков

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Улыбка сделала слушателя «Юмор FM» миллионером

Спорт в России и мире

Потапова о поражении от Свентек на "Ролан Гаррос": организм дал сбой

Главный русский теннисист заставил Париж аплодировать ему стоя. Что удалось Осьминогу Медведеву?

Медведев высказался об игре Свёнтек

Синнер повторил достижение Джоковича и Надаля по победам на "Больших шлемах"

Moscow.media

Дизельный, рамный, с блокировками. Новый внедорожник скоро появится в России

Доступный, летний, твой – StarLine A60 BT GSM ECO

Беспроводной сканер штрих-кодов Heroje S-H29W

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G











Топ новостей на этот час

Rss.plus






На жителей подмосковного Чехова нападают бродячие собаки

Актриса из ЮВАО получила престижную театральную премию в Китае

В Кирове временно изменены три троллейбусных маршрута из-за обрыва проводов

Стартовали съемки продолжения «Чебурашки»