Добавить новость

Пообедав готовой едой, несколько нижегородцев оказались в реанимации

Второго тура проваленного «саммита мира» уже не будет – депутат Рады

1 000 открыток отправили по почте участники праздника Гербер

В Академическом районе Москвы построят ФОК с бассейном

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ЯҢА ЕЛ ЯКТЫ БУЛСЫН!..

ЯҢА ЕЛ ЯКТЫ БУЛСЫН!..

              Ренат ХАРИС

Елның изге мизгеле

Иң изге теләкләр белән
башлыймын яңа елны:
киләчәк чорлар алдында
гөнаһсыз булсын юлы.

Җиргә теләдем тынычлык...
Кышка теләдем ак кар -
бүген дә гөлләр өстенә
корым яуган илләр бар.

Язга теләдем ташкыннар -
күңелдән юсын ләмне;
җәйгә - салават күпере,
шундый җәй генә ямьле.

Ә көзгә теләдем муллык -
амбарда да, төстә дә,
һәм туйлар ыгы-зыгысы -
бусы иң зур өстәмә.

Кешеләргә - олы сөю!
Ә үземә ... үземме? -
төнне көткән күзләреңдә
һәрчак күрим йөземне.

          Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Аккош күле  урманында

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
Тома ятим хәзер... Ераклаша
әти-әни исән елларым.

Күпме дуслар китте соңгы чорда,
бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә
күрәм сыман йөргән юлларын...

...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле,
кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле
исә сыман кыйбла ягыннан.

Язлар-көзләр кабатланып тора,
гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында
Картлык дигәннәре күренә.

...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар?
Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен,
әкеренәя бара адымнар...

Агачлар да ава. Үсә яңалары.
Урман үзгә күренә эңгердә.
Кешеләрдән кешеләргә   күчкән
шатлык-кайгы гына мәңгедер.

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.


               Рафис КОРБАН

Яңа ел килә

Мамык карлар бөтерелә,
Калын юрганга төренә -
Агара дөнья.
Ак бураннарын уйнатып,
Күңелләрдә дәрт уятып,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Кар өстеннән атлый парлар,
Кушылганнар гүя ярлар -
Аралар якын.
Сөюләрне табыштырып,
Йөрәкләрне кавыштырып,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Парлар үтә буран ерып,
Карлар төшә биттән эреп -
Йөрәкләр кайнар.
Ялкын гына - йөрәкләрдә,
Бәхет кенә — теләкләрдә!
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.
   
Алда булыр яңа еллар,
Әле туар яңа җырлар -
Күңелгә якын,
Шул елларны якынайтып,
Шул җырларның моңын әйтеп,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

              Зиннур МАНСУРОВ

Сиздерү

Миңа гомер өстәп торган һәрбер елны
башлап кына китмәк булам ак биттән, -
төштән очып өнгә кайтып кергән төсле,
иске эзгә төшә барсы актыктан.

Өр-яңадан кормак булсам тормышымны,
дертләп куям әллә нинди ят өннән, -
яшен сызып үткән кебек, тәкъдир сүзе
саркып чыга күкнең теге ягыннан...
  
                         Клара БУЛАТОВА

Бер булсын юлыбыз

Яңа ел таңы бу, кадерлем!
Күр, әнә, тын гына сирпелеп,
Яктырып яңа көн башлана,
Башлана гап-гади көн кебек.

Курантлар бая ук тындылар,
Котлаулар тукталды эфирда.
Былтыргы җырларны көйлиләр
Кызмача кунаклар күршедә.

Аларда ял саен бер бәйрәм,
Алар еш чакыра кунакны.
Былтыр көз күршеләр солдатка
Бердәнбер улларын озатты.

Еш килә егетнең хатлары,
Илләр дус, юк хатка киртәләр.
«Дөньялар болганып китмәсен,
Җәренгә кайтыр», - дип көтәләр.

Элекке көйләрне җырлыйлар,
Искечә җырлыйлар, тыңлачы!
Ә нигә?  Элекке булсыннар -
Матур ич! Гел яңа булмасын.
    
Гел яңа булмасын барсы да,
Барсын да яңарту нәрсәгә?
Син үзең, көлүең, сөюең
Шул килеш саклансын, мәсәлән.

Шул килеш шауласын урманнар,
Бу ярлар шул килеш бик матур.
Бу таулар елдагы шикелле
Киемен алышсын дүрт тапкыр.

Шулай да күп нәрсә яңарыр,
Тормышның тәртибе шундый ул.
Улыңны бер яшькә үстерер,
Үзеңне картайтыр шушы ел.

Яңа ел таңы бу, кадерлем!
Ул инде чигенмәс, бер кергәч.
Гап-гади шикелле башлана,
Ә үзе ни генә китермәс.

Бу безнең бергәләп атлыйсы
Бәхетле түгәрәк елыбыз.
Ни генә булса да, кадерлем,
Ил белән бер булсын юлыбыз.

 

* * *

                         Газинур МОРАТ                                     

   Акча-акча карлар ява...
               Халык җырыннан

Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.
Гомеркәйләр сыза барган саен,
Яшәү хакы арта нигәдер.

Гомеркәйләр сыза барган саен,
Гел үзгәрә тора бәяләр...
Ә хәрәмне зәм-зәм иткән заман
Хәләл хакын кайчан бәяләр?

Ә хәләлне хәмер иткән дәвер
Кайчан айнып килер тәүбәгә?..
Тәүбәсезләр түргә үрләгәндә
Гел кыйшая барыр түбәләр.

Тәүбәсезләр, төнге йөремсәк күк,
Ил башыннан йөрер, түбәдән...
Илдә яшәүләрнең хакын халык
Һәрчак кан-яшь белән түләгән.

Бәяң очсыз булса, табыла ул
Хак өстәүнең кырык хәйләсе.
Арта хакы гомер итүләрнең,
Төшә барса кеше бәясе.

Гомеркәйләр сыза барган саен,
Бәя үзгәрә гел нигәдер...
Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.


             Ләбиб  ЛЕРОН

Яңа ел – яңа китап

Бөтерчектәй бөтерелеп,
Әй, тирбәлә ак карлар...
Кыш – буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап!

Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
“Җиһан тыныч йокласын”,– дип,
Җил йөри мендәр түшәп...

Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы – яшел ракета!

Ылыс-канатларда – бәсләр,
Яна, әнә, елкылдап...
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел – яңа китап!


             Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Хыялым

Үз-үземне алдап яшәгәнче,
Яшәгәнче йөрәк яндырып,
Чынга ашмас кыргый хыялларны
Иске елда китәм калдырып.

Шаять, күңел бераз тынычланыр,
Тау төшкәндәй булыр иңемнән...
Күңел канатына ял да кирәк -
Җиргә төшәм хыял күгеннән.

Яңа елга кереп барам менә,
Ваз кичмичә әйткән сүземнән...
Хыялларым белән саубуллашмыйм,
Ераклашам гүя үземнән.

Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җете буявын?
Моңа кадәр мине яктылыкка
Әйдәп барган икән хыялым.

Яңа елга кереп барам менә,
Ераклашып барам үземнән...

 

                  Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ

Тагын күпме өстәлер?

Гыйбрәтле бер китап укыйм,
Битләр саны - алтмыш җиде.
Ачкан саен, кузгала да,
Йөрәгемә бәрә җиле.
Күз алдымнан узып китә
Артта калган дәвер-еллар,
Авыр тормыш йөге тартып,
Җырланмыйча калган җырлар.
Батып калган уй-хыяллар
Күтәрелә янә балкып.
Юатырга өлгермиләр,
Күмеләләр дәрья калкып.
Булганы - шул! Дәвам кирәк
Өстәр өчен барын-югын.
Ничә биткә рөхсәт бардыр? -
Мәҗмуга бит гомер юлым...

                   Марат ЗАКИР

Кышкы юлда  очрашу

- ...Бир кулыңны!
Салкын бит – туңгансың...
Сыкы сарган шомырт агачын...
- Язлар гына белә ул шомыртка
Ничек итеп җылы саласын!

- Салкыннарны карга салып таптыйк
Һәм язларга атлыйк бергәләп!
- Түзәрсеңме, салкын карлар әгәр
Йөрәгеңне алса телгәләп?

- Сөюем дөрли ут ташкыныдай...
- Йөрәгеңнән калсын күмер тик!
- Бир кулың! Сөюем – сүнеп барган
Тәмәке төпчеге түгел бит!

- Түгелде инде сабыр савытым...
Төшмә юлыма – кит, китче, дим!
...Ак карда калды,
Ак карда калды
Тапталган тәмәке төпчеге...

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Жанну Агузарову вырезали из трансляции МУЗ-ТВ

Владимирская область вошла в ТОП-11 регионов-победителей конкурса Фонда президентских грантов

Помочь Специальной Военной Операции может каждый!

Минздрав: В Нижнем Новгороде 12 человек обратились к врачам с ботулизмом

Музыкальные новости

Сказка Ульгэра «Волшебные башмачки Элли» по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города» - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Совместное заявление участников круглого стола, приуроченного ко «Дню защиты прав безвинно осужденных»

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

Иерей Александр Туховский: Очень нужна помощь!

Новости России

В Академическом районе Москвы построят ФОК с бассейном

Мосбиржа не торгует валютой США. Последствия для экономики РФ по мнению экспертов

Воробьев: центр для слепоглухих граждан в Сергиевом Посаде заработает в сентябре

В Павловском Посаде состоялся семейный фестиваль «7ЯФест»

Экология в России и мире

Волосы не выпадают, они стали гуще, а на лице разгладились морщины. Затрачивать можно 5 минут на массаж затылка, лба и головы

Прямые рейсы в Таиланд неожиданно снимают: стали известны подробности и альтернативы

Сэкономить и оторваться с Angsana Velavaru

Местные жители заполнили пляж, пытаясь выгнать оттуда туристов на популярном курорте: отдыхающие напомнили им, откуда они получают зарплату

Спорт в России и мире

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе

Рублёв и еще два российских теннисиста не сыграют на Олимпиаде в Париже

Саснович победила на старте квалификации турнира WTA-500 в Берлине

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами

Moscow.media

Hyundai привозит в Россию старый добрый седан по цене LADA Vesta

Росгвардейцы обеспечили охрану общественного порядка в День поселка Вербилки

Башенный комплекс "Ний" (Ингушетия)

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Воспитанники клуба «Каникулы в Молодежке» побывали на сыроварне и в Доме вкусных историй

Тульская область вошла в топ-10 регионов России по роботизации промышленности

В Академическом районе Москвы построят ФОК с бассейном

Конкурс на лучшего юного управдома стартовал в Подмосковье