Шатлыклы вакыйгаларга, күпләребезне сискәндергән хәлләргә дә тап булдык. Нишлисең, барысын үзебезнең язмышка язылган буларак кабул итәргә туры килә. Сәгате-минуты белән галәмгә атлаучы “Кәҗә елы” берүк барчабызга шатлык-куаныч, уңышлар гына алып килсә иде. Ә безнең белән тугры калган укучыларыбызга зур рәхмәттә, ихтирам-хөрмәттә калабыз. Бергә булыйк, бердәм булдыйк!
Газетабызның әлеге саны бу елда соңгысы. Яңа елда беренче санны 14 гыйнварда кулыгызга алачаксыз. Мондый тәнәфес редакция коллективыннан гына тормый. Телевидение программасын һәм ел башында булган вакыйгаларны, информацияләрне газетаның rsloboda-rt.ru(гадиерәк юл-русчалатып "авыл офыклары" сүзен языгыз) сайтына куеп барачакбыз. Һәр сәгатьтә сайтыбыздан кызыклы яңалыклар белән таныша аласыз. Яңа ел мөбәрәк булсын!
“Авыл офыклары” редакциясе коллективы.