Җем-җем итә
Кар бөртеге бигрәк матур,
Ялтырый кулларымда.
Җем-җем итеп сибелгән
Барасы юлларыма.
Тәрәзәгә килә дә ул,
Урамга мине дәшә.
Һәр көнне шулай елмаеп,
Безгә шатлык өләшә.
Йөгереп чыгам урамга
Аның белән уйнарга.
Рәхәтләнеп уйныйбыз,
Кардан без һич туймыйбыз.
Булат Гатауллин.
Кошлар
Бүген Кыш бабай килеп
Күп итеп кар яудырган.
Агачтагы баланнарны
Кар астында калдырган.
Бер төркем кошлар кунгач,
Ботаклары бөгелгән.
Бакчадагы баланкай
Бераз җиргә иелгән.
Рәдис Фазылҗанов.
Кар малае
Борын-борын заманда яшәгән, ди, күктә Кар патшасы. Аның Кар малае булган. Ул бик тәртипле, акыллы, тыйнак малай икән. Ләкин аның дуслары бер дә булмаган. Ул үзенә дуслар табарга теләгән һәм аның җир өстенә төшәсе килгән. Күктән ул җирдәге кешеләрне күзәткән. Кар патшасы кыш көне матур ап-ак карлар яудырган, кешеләр янына төшеп борыннарын өшеткән. Кар малае да җиргә төшәсе килүен әтисенә әйткән. Ләкин әтисе аны бик нык ачуланган. Кар малае әтисенең әйткән сүзләрен тыңламыйча, җир өстенә төшкән. Урманнар, кырлар буйлап йөргән. Әтисе аны эзләп елаган һәм җир өсте шома боз белән капланган. Кешеләр таеп егылганнар, аяк- кулларын сындырганнар. Кар малае тизрәк аларга ярдәмгә ашыккан, кар бөртекләрен боз өстенә сипкән. Әби-бабайлар аңа бик зур рәхмәт укыганнар. Кар малае куанычыннан яңадан һавага күтәрелгән. Һәм гел кешеләргә яхшылык кына эшләргә уйлаган. Ә яхшылык эшләсәң, яңа дусларың да табыла икән бит дип уйлаган.
Илмир Галимҗанов.