Мөслим районы, Тойгелде махсус (коррекция) интернат мәктәбе укучылары:
Күчтәнәче мулдан
Әй, кыш бабай, кыш бабай,
Син бигрәк матур бабай.
Бит очларың алсулы,
Үзең бик тә акыллы.
Килгәнсең син ерактан,
Күчтәнәчең мул-зурдан.
Кигәнсең кызыл чапан,
Кулыңда йомшак куян.
Айлинә Гарипова, 5нче сыйныф.
Акка мана
Кышкы урман матурлыгын
Кем уйлап тапты икән?
Агачтагы ак бәсләрне
Кем таратты икән?
Кем булсын инде, –
Кыш бабай бит ул!
Акка мана дөньяны,
Килә дулап, биеп ул.
Фәния Вәлиуллина, 5нче сыйныф.
Матур төс биргән
Нинди матур агачлар да,
Куаклар да тун кигән.
Хәтта кипкән чәчкәләргә,
Кыш бер матур төс биргән.
Җәнлекләр дә сикерешә,
Ап-ак кар өсләреннән.
Алар янына чыкмыйча
Түздем мин көчкә генә.
Адилә Насибуллина, 6нчы сыйныф.
Кем ак карны яудыра?
Кышкы манзараны күреп,
Балалар да шатлана.
Чана-чаңгылар күптәннән
Көтеп тора чормада.
Кем соң безгә шундый матур
Ап-ак карны яудыра?
Кыш бабай ул, Җир өстенә
Яңа елны калдыра.
Айдар Хәлилов, 5нче сыйныф.
Кыш бабай аптыраган
Чагыл тау башларында
Кыш бабай басып тора.
Кайсы авылга барыйм диеп
Сакалын тараштыра.
Петровкага барсам якын,
Ташлыяры бик ерак.
Тик Ташлыяр балалары
Күңелемә якынрак.
Эльвина Шәкүрова, 7нче сыйныф.
Бәйрәм итәбез
Суык бабай безгә килә,
Бүләкләр белән бергә.
Дөньялар тыныч булсын,
Бәхет-шатлыкка тулсын.
Суык бабай биеп китә,
Гармунның көйләренә.
Балалар бәйрәм итә,
Нур чәчеп йөзләреннән.
Ленар Шәмсетдинов, 7нче сыйныф.
Сагынып көтәбез
Кыш бабайны ел саен,
Сагынып көтәбез.
Яңа елга күчтәнәчсез,
Килмәвен беләбез.
Ул биргән күчтәнәчләр,
Безгә бик ошый.
Кыш бабай тынгысыз,
Кырга кар ташый.
Алинә Пронина, 7нче сыйныф.
Кар яуганда
Тышта салкын саф һава,
Ап-ак энҗе кар ява.
Усал җил дә искәли,
Бит очын чеметкәли.
Уйнарга чыкты Вәли,
Кар бабайны әвәли.
Борынын куйды кишердән,
Ә күзләрен күмердән.
Чулпан Нуриәхмәтова, 8нче сыйныф.
Кышкы таңда
Кышка таба тагын бер таң туды,
Челтәр-челтәр булып, ак булып.
Әллә шушы таң салкын иртәдә
Өстәде күңелгә җылылык.
Җылылыкка төренде күңелем,
Сөенә сихри гүзәлеккә.
Аклык, пакълек тулы дөнья миңа,
Көч-дәрт, ышаныч, илһам бирә.
Лилия Исламова, Мөслим районы, Татар Бүләре урта мәктәбе.
Карлы-буранлы
Быел да килде салкын кыш,
Булды кары, бураны.
Безнең битне hәм кулларны,
Алсулата торганы.
Әдилә Гыйльметдинова, Саба районы, Оет башлангыч мәктәбе.
Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе укучылары:
Яңа ел килә!
Яңа ел килә! Яңа ел килә!
Безгә шатлык китерә.
Кыш бабай һәм кар кызы
Күчтәнәч алып килә!
Безне куркытмый беркайчан
Суыклар һәм бураннар.
Яңа елны каршылыйбыз,
Җыелып бар туганнар!
Кояш та сирәк көлә
Кыш килә! Кыш килә!
Кояш та сирәк көлә!
Урмандагы агачлар да
Ап-ак туннарын кия!
Яңа еллар килә безгә,
Суык, салкын көннәрдә.
Бәйрәмне без каршылыйк,
Җылы, якты өйләрдә!
Фәйрүзә Шәрипова.
Бирешмибез суыкка
Килеп җитте кыш та,
Ай-һай, салкын тышта.
Бит-кулларны чеметә,
Өйгә куа да кертә.
Мин чыктым урамга,
Чана-чаңгы шуарга.
Артка карыйм: эз юк була,
Хәйран карыйм шуңа да.
Аптырап калам: кая качкан
Мин шуган чана юлы?
Ак мамыктай карлар яуган,
Кар астында калган ул.
Карлар ява, карлар ява,
Кышның ап-ак гөлләре.
Ямьле булсын, якты булсын
Илкәемнең көннәре!
Фәнзилә Гайфетдинова.
Матур манзара
Иртән торып тышка чыксам,
Бөтен дөнья үзгәргән.
Урамдагы агачлар,
Ак кар белән бизәлгән.
Сокланып карап тордым,
Нинди матур булган, дип.
Бу манзараны Кыш бабай,
Безгә ясап куйган бит.
Зөһрә Гарифҗанова.
Бар дөнья көлә
Кыш килде җиргә,
Бар дөнья көлә.
И уйный, шаяра
Кар минем белән.
Кышкы сихри моң
Агыла урамнан.
Агачлар утыра
Ап-ак туннардан.
Куаклар кигән
Матур башлыклар.
Бар да чигелгән
Кар бөртегеннән.
Кыш кидерткән бит
Матур киемнәр.
Бу матурлыкка
Сокланмас кемнәр?!
Кар бөртекләре
Эриләр кулда.
Йөрәк җылысын
Тоялар шунда.
Алсу Латыйпова.